Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын 252 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тагын 252 кеше коронавирус йоктырган

https://tnv.ru

09 Ноябрь 2021, 13:45

602

0

Татарстанда тагын 252 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 252 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

252 кешенең кырык алтысын ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренә туры килә. Биредә 167 һәм 16 кеше авырый.

Чистай районында 10 авыру очрагы теркәлгән.

Фото: pixabay.com



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров