https://tnv.ru
17 Ноябрь 2021, 13:00
1025
0
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавируска каршы вакцинациядән "медотвод"лары булган кешеләргә QR-код алу турында нечкәлекләрен аңлаттылар, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Документ кәгазьдә дә, электрон вариантта да биреләчәк. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча медотводлы QR-кодны дәүләт хезмәтләре порталында карарга була, әмма боерык февраль аеннан гына эшли башлаячак. Татарстанда бу система 22 ноябрьдән үз көченә керә. Ягъни әлегә республиканың медицина оешмаларында медотвод турында кәгазь документлар гына биреләчәк.
Медотвод алу өчен нигез булып Covid-19 вакцинациясенә каршы билгеләр булу тора. Мәсәлән, моңа йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларның кискенләшүен дә кертергә була.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0