Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда өч ир-ат һәм бер хатын-кыз коронавирус аркасында вафат булган

Татарстанда өч ир-ат һәм бер хатын-кыз коронавирус аркасында вафат булган

https://tnv.ru

18 Ноябрь 2021, 09:56

1001

0

Татарстанда өч ир-ат һәм бер хатын-кыз коронавирус аркасында вафат булган
Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы узган тәүлек эчендә коронавирустан тагын дүрт үлемне теркәде. Шулай итеп, ТРда COVID-19 вирусыннан үлүчеләрнең гомуми саны 1138кә җиткән.

Яңа корбаннар арасында 89 яшьлек хатын-кыз һәм 89, 67 һәм 65 яшьлек өч ир-ат бар.

Татарстанда яшәүчеләрнең үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Кичә хәбәр ителгәнчә, Татарстанда 273 кеше тәүлек эчендә коронавирус йоктырган. 69 авыруны хастаханәгә салганнар.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров