https://tnv.ru
17 Ноябрь 2021, 17:33
1269
0
Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина белдергәнчә, комада һәм ИВЛда булган Башкортстаннан килгән студент кыз исән калган очракта да гомерлеккә сукыр калачак. Бу хакта Kazanfirst басмасы хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, кичә 1999-2003 елларда туган 13 яшь кешене ашыгыч рәвештә 7 шәһәр хастаханәсенә озаттылар. Зыян күрүчеләрнең хәлен табиблар уртача һәм авыр дип бәялиләр. Агуланучылар арасында Казан вузларында белем алучы Башкортстан кешеләре дә бар.
ТР буенча Тикшерү идарәсендә метанол белән агуланган студентларның хатасы буенча исерткеч эчемлекләр куллануын ачыклаганнар.
16 ноябрьдә зыян күрүчеләрнең берсе танышы аша спиртлы сыеклык салынган 5 литрлы шешә сатып алган. Шуннан соң аны каршеринг автомобиле багажнигына коттеджга илтәләр.
Шулай ук "незамерзайка" эчкәннәр дигән фикер дә карала.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0