Онлайн трансляция

Свернуть

Хәзер QR-кодларны тизрәк алып булачак

Хәзер QR-кодларны тизрәк алып булачак

https://tnv.ru

18 Ноябрь 2021, 13:00

1257

0

Хәзер QR-кодларны тизрәк алып булачак
Бүгеннән күпфункцияле үзәкләрдә вакцина ясалу турындагы кәгазь сертификатларны яңа сервис аша бирә башладылар. Аны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин кушуы буенча, Россиянең цифра министрлыгы махсус эшләгән. Ул сертификатны тизрәк бастырып чыгарырга ярдәм итә.

Моңарчы күпфункцияле үзәкләр аны Россиянең дәүләт хезмәтләре порталы аша бирә иде. Ә ул системада еш кына тоткарлыклар килеп чыгу сәбәпле, МФЦларда чират булган.

Хәзер QR-код алу өчен көне буе көтәргә туры килмәячәк. Бу төр кәгазь сертификат кемгә кирәк? һәм аны алу тәртибе турында Фәйрүзә Мәҗитова.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров