Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән 259 кеше зарарланган

Татарстанда коронавирус белән 259 кеше зарарланган

https://tnv.ru

22 Ноябрь 2021, 13:27

1630

0

Татарстанда коронавирус белән 259 кеше зарарланган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 259 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

259 кешенең җитмеш бишен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренә туры килә. Биредә 138 һәм 22 кеше авырый.

Яшел Үзән районында 20 авыру очрагы теркәлгән.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров