Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан 8 кеше вафат булган

Татарстанда коронавирустан 8 кеше вафат булган

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2021, 11:14

545

0

Татарстанда коронавирустан 8 кеше вафат булган
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын 8 кеше үлгән. Нәтиҗәдә, ТРда COVID-19 вирусыннан үлүчеләрнең гомуми саны 1185 гә җиткән.
Корбаннар арасында 74, 82 яшьлек ике ир-ат бар. Моннан тыш, коронавирус алты хатын-кызның гомерен өзгән, икесенә 61 яшь, калганнарына 62, 82, 84, 87 яшь булган.

Татарстанда яшәүчеләрнең үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда 2021 ел башыннан COVID-19 вирусыннан 17 табиб, шулай ук алты йөкле хатын-кыз вафат булган, аларның икесе башка төбәкләрдә яшәүче хатын-кызлар булган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров