Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда QR-кодлар кертелгәннән соң пассажирлар агымы 20-30% кимегән

Татарстанда QR-кодлар кертелгәннән соң пассажирлар агымы 20-30% кимегән

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2021, 11:50

600

0

Татарстанда QR-кодлар кертелгәннән соң пассажирлар агымы 20-30% кимегән
Татарстан Транспорт министры урынбасары Андрей Егоров хәбәр иткәнчә, республика җәмәгать транспортында QR-кодлар системасы кертелгән беренче көнне пассажирлар агымы 20-30 процентка кимегән. Бу хакта "Реальное время" хәбәр итә.

Ул йөк ташучының чыгымнары кайтарылачак, дип фаразлаган. Шулай ук, Татарстанның транспорт предприятиеләре, QR-кодларны тикшерү өчен, 2 500 артык смартфон  алган.

Исегезгә төшерәбез, 22 ноябрьдән Татарстанда наркотикларга каршы яңа чикләүләр үз көченә керде, алар нигезендә 18 яшьтән өлкәнрәкләр җәмәгать транспортыннан бары тик QR-код яки медотвод турында белешмә булганда гына файдалана алалар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров