Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан транспортында QR-кодлы беренче көн буенча репортаж

Татарстан транспортында QR-кодлы беренче көн буенча репортаж

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2021, 13:02

798

0

Татарстан транспортында QR-кодлы беренче көн буенча репортаж
Татарстанның барлык район һәм шәһәрләрендәге җәмәгать транспорты яңача эшли башлады. Хәзер алар 18 яшьтән өлкәнрәк кешегә билет сатканчы - аның кюар-коды барлыгын тикшерергә тиеш.

Кондукторларга ярдәмгә - махсус контроль-ревизия комиссияләре чыкты. Алар Казанның 65 тукталышында - иртә-кич кизү торачак. Көн саен 700 мең пассаҗирны йөртүче җәмәгать транcпортында яңа кагыйдәләр ничек үтәлә?

Автобуста алма төшәрлек тә урын юк. Кондукторлар барлык пассажирларны да тикшерергә тырыша. Бер кулларында валидатор, икенчесендә - кюар-код тикшерү өчен смартфон.

Әзерләнмәүчеләр дә бар. Кичә иртәнге якта гына Казан җәмәгать транспортыннан 800гә якын кешене төшереп калдырырга туры килгән.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров