https://tnv.ru
23 Ноябрь 2021, 12:35
684
0
Актриса Чулпан Хаматова 2021 елда Glamour журналы версиясе буенча «Ел хатын-кызы» исеменә лаек булды. Ул төп номинациягә «Сахаров. Две жизни» фильмы, спектакль «Горбачев» һәм «Петровы в гриппе» фильмнарындагы рольләре аркасында эләкте.
Чулпан "Ел хатын-кызы" исемен алуына шат булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, нәкъ менә хәзер аның янәшәсендәге хатын-кызлар көчле һәм ирекле.
Исегезгә төшерәбез, Чулпан Хаматова "Зөләйха күзләрен ача" фильмында төп рольләрнең берсен, татар хатыны Зөләйханы уйнады.
Фото: instagram.com/chulpanofficial

Бүлешергә
Комментарии 0