Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын 252 кешедә коронавирус тапканнар

Татарстанда тагын 252 кешедә коронавирус тапканнар

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2021, 13:53

1420

0

Татарстанда тагын 252 кешедә коронавирус тапканнар
Татарстанда коронавирус белән авыруның 252 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

252 кешенең җитмеш сигезен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренә туры килә. Биредә 178 һәм 13 кеше авырый.

Нурлат районында 9 авыру очрагы теркәлгән.  Түбән Кама районында табиблар 8 «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров