Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын 10 кеше коронавирустан вафат булган

Татарстанда тагын 10 кеше коронавирустан вафат булган

https://tnv.ru

26 Ноябрь 2021, 09:57

1084

0

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан үлүчеләр саны буенча статистиканы шәрехләүне дәвам итә. Узган тәүлек эчендә генә дә республика 10 кеше коронавирус корбаны булган.

Шулай итеп, ТРда COVID-19 вирусы корбаннарының гомуми саны 1215 гә җиткән. Яңа үлүчеләр арасында 67 яшьтән 77 яшькә кадәрге өч ир-ат бар. Моннан тыш, 59-83 яшьлек җиде хатын-кыз ковид нәтиҗәсеннән үлә.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда 2021 ел башыннан COVID-19 вирусыннан 17 табиб, шулай ук алты йөкле хатын-кыз үлгән, аларның икесе башка төбәкләрдә яшәүче хатын-кызлар.  

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар