Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан тагын 10 кеше вафат булган

Татарстанда коронавирустан тагын 10 кеше вафат булган

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2021, 09:52

Сәламәтлек саклау министрлыгының яңартылган мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын 10 үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, пандемия башыннан ТР вафат булучыларның гомуми саны 1240 җиткән.

COVID-19 вирусының яңа корбаннары 46 яшьтән алып 87 яшькә кадәрге дүрт ир-ат, шулай ук 67дән 89 яшькә кадәрге алты хатын-кыз булган.

Татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанның тагын 253 кешесе тәүлек эчендә коронавирус йоктырган.Хастаханәгә 75 кешене җибәргәннәр.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар