Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын 242 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тагын 242 кеше коронавирус йоктырган

https://tnv.ru

30 Ноябрь 2021, 13:44

838

0

Татарстанда тагын 242 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 242 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

242 кешенең сиксән икесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 117 һәм 34 кеше авырый.

Түбән Кама һәм Чистай районнарында 12 һәм 11 авыру очрагы теркәлгән.  Спас һәм Норлат районнарында 10 һәм 9 кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар