Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Камалиев проспектында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк

Казанда Камалиев проспектында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

30 Ноябрь 2021, 12:53

495

0

Участокта торак комплексы өчен хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләре төзелә.

Казанда Камалиев проспектында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк
Казанда Альберт Камалиев проспекты буенча автомобиль юлы участогында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

2021 елның 1 декабренән 2022 елның 31 июленә кадәр Камалив проспекты буенча 30 номерлы йорттан 34 номерлы йортка кадәр аралык хәрәкәт өчен ябык булачак.

Участокта торак комплексы өчен хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләре төзелә.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров