Онлайн трансляция

Свернуть

Коронавирусның яңа штаммының нәрсә белән куркыныч икәнен атадылар

Коронавирусның яңа штаммының нәрсә белән куркыныч икәнен атадылар

https://tnv.ru

30 Ноябрь 2021, 16:47

478

0

Коронавирусның яңа штаммының нәрсә белән куркыныч икәнен атадылар
Хәзер бөтен дөньяда игътибар коронавирусның яңа штаммы - «Омикрон»га юнәлгән. Бу хакта бүген иң зур 7 илнең сәламәтлек саклау министрлары ашыгыч рәвештә җыелып фикер алышты.

Көньяк Африкада ачыкланган вирус хәзер дөнья буйлап тарала башлаган. Аны Бельгиядә, Израильдә, Германиядә, Бөекбританиядә һәм Италиядә ачыклаганнар. Шуның белән бәйле рәвештә кайбер илләр авиаэлемтәне өзә. Шул исәптән Россия дә.

Бүгенге көндә безнең илгә Африка илләреннән һәм Гонконгтан чит ил кешеләренә керү тыела. Бу хакта тулырак "Татарстан хәбәрләре" сюжетында белә аласыз.

Фото: pixabay.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров