Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан тагын 10 кеше вафат булган

Татарстанда коронавирустан тагын 10 кеше вафат булган

https://tnv.ru

02 Декабрь 2021, 09:40

847

0

Татарстанда коронавирустан тагын 10 кеше вафат булган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын 10 кеше вафат булган. COVID-19 вирусы корбаннарының гомуми саны республикада 1265 гә җиткән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Корбаннар арасында 74 яшьтән алып 88 яшькә кадәрге дүрт ир-ат, шулай ук 65тән 82 яшькә кадәрге алты хатын-кыз бар.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров