Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән 108 кеше авырый башлаган

Татарстанда коронавирус белән 108 кеше авырый башлаган

https://tnv.ru

17 Декабрь 2021, 12:48

2601

0

Утыз кеше дәвалануны хастаханәдә дәвам итәчәк.

Татарстанда коронавирус белән 108 кеше авырый башлаган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 108 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

108 кешенең утызын ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Яшел Үзәнгә һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 53, 10 һәм 9 кеше авырый.

Чистай һәм Лаеш районнарында 5 һәм 4 авыру очрагы теркәлгән. Әлмәт, Чүпрәле һәм Түбән Кама районнарында 3әр кешегә, ә Лениногорск, Минзәлә, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында 2шәр кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Азнакай, Апас, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба һәм Сарман районнарында берәр очрак теркәлгән.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров