Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 99га төште

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 99га төште

https://tnv.ru

20 Декабрь 2021, 14:29

1176

0

99 кешенең кырык дүртен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 99га төште
Татарстанда коронавирус белән авыруның 99 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

99 кешенең кырык дүртен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 39 һәм 18 кеше авырый.

Түбән Камада 6 авыру очрагы теркәлгән. Әлмәт, Баулы һәм Саба районнарында 3әр кешегә, ә Тукай, Чистай, Актаныш, Биек Тау, Алабуга, Яшел Үзән һәм Мөслим районнарында 2шәр кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Азнакай, Апас, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Минзәлә, Лениногорск, Зәй, Югары Ослан, Әтнә, Алексеевск һәм Сарман районнарында берәр очрак теркәлгән.

Соңгы тәүлектә коронавирустан 5 үлем очрагы теркәлгән.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров