Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан тагын 7 кеше вафат булган

Татарстанда коронавирустан тагын 7 кеше вафат булган

https://tnv.ru

21 Декабрь 2021, 10:07

972

0

Татарстанда коронавирустан тагын 7 кеше вафат булган
Узган тәүлектә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 вирусы аркасында тагын 7 үлеме теркәде. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан 1384 кеше вафат булган.

Вирусның яңа корбаннары арасында 52, 57, 72 һәм 74 яшьлек дүрт хатын-кыз, шулай ук 61, 87 һәм 88 яшьлек өч ир-ат бар.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза белән расланган.

Соңгы тәүлек эчендә 99 татарстанлыда коронавирус ачыкланган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров