Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 97 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда 97 кеше коронавирус йоктырган

https://tnv.ru

24 Декабрь 2021, 14:56

1346

0

97 кешенең кырык сигезен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Татарстанда 97 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 97 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

97 кешенең кырык сигезен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга һәм Яшел Үзәнгә туры килә. Биредә 57 һәм 7 кеше авырый.

Яр Чаллы һәм Түбән Кама районнарында 4, Лаеш районында 3әр, Әгерҗе, Аксубай, Арча, Мамадыш һәм Норлат районнарында 2шәр кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Әлмәт, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тукай, Чирмешән һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров