https://tnv.ru
12 Январь 2022, 14:40
1247
0
102 кешенең кырык җидесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.
Татарстанда коронавирус белән авыруның 102 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
102 кешенең кырык җидесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.
Иң күп зарарлану очраклары Казанга һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 60 һәм 12 кеше авырый.
Алабуга районында - 6, Буа һәм Яшел Үзән 4 әр, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында коронавирусны 3әр кешедә ачыклаганнар. Зәй һәм Минзәләдә ике, ә Татарстанның Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнарында берәр кеше авырый башлаган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда узган тәүлектә коронавирустан 6 кеше вафат булган
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0