Онлайн трансляция

Свернуть

Ике аяксыз калуда табиблар гаеплеме?

Ике аяксыз калуда табиблар гаеплеме?

https://tnv.ru

12 Январь 2022, 13:40

1628

0

2017 нче елның 19 нчы гыйнварында Юрий Тимошенко егылып, аягын сындырган. Травматология пунктына бара. Шуннан соң ул беренче группа инвалид.

Ике аяксыз калуда табиблар гаеплеме?
Кичә Лениногорскида зур шау-шу уяткан суд процессы башланды. Өч табиб суд каршына баса. Алар пациентның сәламәтлегенә җитди зыян китерүдә гаепләнә.

5 ел элек аягы сынып Лениногорскиның үзәк хастаханәсенә эләккән Юрий Тимошенко соңрак ике аяксыз кала. Тикшерүчеләр, моңа табибларның ваемсызлыгы сәбәпче, дип саный. Ак халатлылар үзләрен гаепле санамый. Зыян күрүче һәм табиблар бүген мәхкәмәдә кабат очрашты.

Зыян күрүче судка инвалид коляскасында килә. 2017 нче елның 19 нчы гыйнварында Юрий Тимошенко егылып, аягын сындырган. Травматология пунктына бара. Шуннан соң ул беренче группа инвалид. Даими рәвештә дәвалану уза.

Аңа 45 яшь. Нефть оешмасында эшләгән. Десантчы, Чечняда була. Тикшерүчеләр фикеренчә, Юрий Порошенкода арка мие никрозы башлануга табиблар гаепле. Аңа анестизия куючы исерек булган диләр. Пациентка андый анестизия алырга ярамаган. Операциядән соң, берникадәр вакыт узгач гаепләнүчеләр пациентта неврология тайпылышлары сизеп ала. Гаеләүчеләр фикеренчә, алар шунда ук бу хакта табиб неврологка хәбәр итәргә тиеш була. Әмма, аның белән бер тәүлектән соң гына киңәшләшәләр. Гаепләнүчеләр бүген үз гаебен танымады.

Лениногорск хастаханәсендә әйтүләренчә, ике табиб бүген әле эшләвен дәвам итә, тагын берсе узган айда пенсиягә киткән. Бүген якынча тыңлаулар булды. Киләсе утырыш 3 нче февральгә билгеләнде. Әгәр табиблар гаебе расланса, аларга 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров