Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта

https://tnv.ru

13 Январь 2022, 13:48

853

0

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта
Татарстанда коронавирус белән авыруның 107 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

107 кешенең утыз өчен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Яшел Үзәнгә һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 70, 12 һәм 8 кеше авырый.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, Татарстан ел башыннан коронавирус белән авыручылар саны арта башлау буенча Россиянең өч төбәге арасына керде.

Мишустин сүзләренә караганда, күпчелек төбәкләрдә COVID-19 вирусы белән авыручылар санының кимүе күзәтелә. Әмма соңгы атнада Татарстанда зарарлану очраклары 6 процентка арткан.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда узган тәүлектә коронавирустан 4 кеше вафат булган

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров