Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 367 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда 367 кеше коронавирус йоктырган

https://tnv.ru

26 Январь 2022, 14:37

1645

0

348 кешенең утыз җидесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Татарстанда 367 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда көннән-көн коронавирус белән авыручылар саны арта. Кичә генә 348 кеше авырый башлады һәм яңа рекорд куелды дип язган идек. Бүген исә бу сан кабат яңартылды - 367 яңа очрак. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

348 кешенең утыз җидесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Яр Чаллыга һәм Яшел Үзәнгә туры килә. Биредә 213, 34 һәм 14 кеше авырый. Шулай ук 13 очрак Чистай, 11 очрак Тукай районында ачыкланган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлекләр өчен коронавируска каршы вакцина кайтарылды.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров