Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа көн - яңа рекорд: Татарстанда коронавирус белән 412 кеше авырый башлаган

Яңа көн - яңа рекорд: Татарстанда коронавирус белән 412 кеше авырый башлаган

https://tnv.ru

28 Январь 2022, 11:48

4816

0

Яңа көн - яңа рекорд: Татарстанда коронавирус белән 412 кеше авырый башлаган
Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирусны тәүлек әйләнәсендә йоктыруның максималь саны теркәлгән - 412. Нәкъ бер атна элек, 21 гыйнварда, коронавирусны 114 кеше йоктырган иде.

Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, якын арада инфекциялеләр саны артачак. Гыйнварның беренче атнасында авыручылар саны 8%ка арткан, икенчесендә -15%ка, өченчесендә — 74,8%ка.

2022 ел башыннан Татарстанда коронавирус йоктыруның 4328 очрагы теркәлгән. ТРда пандемия башланганнан бирле авыруның 47 030 очрагы ачыкланган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров