https://tnv.ru
28 Январь 2022, 10:58
3630
0
![Казанның архитектура проектлары «Ел бинасы 2022» премиясенә дәгъва кыла](https://s.tnv.ru/iblock/010/01006575f4502ddbc18788e015c6ab31/DEN_7953_870.jpg)
«Мәдәният объектлары архитектурасы» номинациясендә ТР Милли китапханәсе катнаша. «УРАМ» экстрим-паркы берьюлы өч номинациядә тәкъдим ителгән: «Спорт архитектурасы», «Иң яхшы кулланылган материаллар», «Иҗтимагый һәм ландшафт архитектурасы». «Спорт архитектурасы» категориясендә экстрим-парк белән бергә «УРАМ» ябык комплексы да катнаша.
Тавыш бирүнең беренче этабы 9 нчы февральгә кадәр дәвам итәчәк, шуннан соң финалистлар исемлеге булдырыла, аңа һәр номинациядән бишәр катнашучы керәчәк, дип хәбәр ителә конкурс сайтында.
Җиңүчеләрне 17 нче февральдә игълан итәчәкләр.
Фото: kzn.ru
Бүлешергә
Комментарии 0