Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 701 бала коронавируска каршы прививка ясаткан

Татарстанда 701 бала коронавируска каршы прививка ясаткан

https://tnv.ru

04 Февраль 2022, 11:58

2944

0

Татарстанда 701 бала коронавируска каршы прививка ясаткан
Татарстанда яшүсмерләрне коронавируска каршы вакцинацияләүдә 701 бала катнашкан.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.

"Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның беренче компонентын 701 бала кадатты", - дип искәртте республика Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанга гыйнвар ахырында 2,8 мең дозадан артык «Спутник М» вакцинасы кайтартылган. Аны 12 яшьтән алып балигълык яшенә кадәрге балалар кадата ала.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров