Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 458 очрагы расланган

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 458 очрагы расланган

https://tnv.ru

18 Март 2022, 13:29

1732

0

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 458 очрагы расланган
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бастырган мәгълүматларга караганда, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 458 очрагы расланган. Кичә республикада 550 кеше коронавирус йоктырган иде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда аерым категория гражданнар өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация гамәлдән чыгарылды.

Россия башкаласы Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарылды.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсендә Казан шәһәре Думасы депутаты Михаил Кузнецовның республикада битлек режимын гамәлдән чыгару тәкъдиме белән мөрәҗәгатен караячаклар, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

"Мөрәҗәгать идарәгә 2022 елның 15 мартында килде. Канун белән билгеләнгән срокта каралачак", - дип хәбәр ителә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров