Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Лэйна үзенә фамилия сайлый. Нинди тәкъдимнәр бар?

Җырчы Лэйна үзенә фамилия сайлый. Нинди тәкъдимнәр бар?

https://tnv.ru

18 Март 2022, 12:30

Җырчы Лэйна үзенә сәхнәдә чыгыш ясар өчен фамилия сайлый икән. Күңеленә тиң тәхәллүс булмагач, җырчы социаль челтәрләрдәге дусларына мөрәҗәгать иткән.

"Лэйна (фамилиясез). Нинди фамилия аларга соң? Бәлки, язып карарсыз..", - дигән яшь җырчы.

Тәкъдимнәр арасында игътибарны җәлеп итәрлек һәм истә кала алырлары күп. Мәсәлән, Казанская, Мирная, Цветкова, Тратата. Иң күп комментарийлар ир-атлардан килгән. Алар яшь кызга кияүгә чыгарга һәм үзләренең фамилияләрен тәкъдим итә. Лэйна аптырап калмый, "Нинди кияү? Мин бит әле һаман курчаклар белән уйныйм", дип җавап бирә.

Лэйна эстрадага "Малай на белом барсе" җыры белән килеп керде. Ул ТНВның Яңа ел мюзиклында төп рольләрнең берсен дә башкарды әле. Карамаган булсагыз, рәхим итегез!

Фото: leyna_ka


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар