Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан өч хатын-кыз һәм бер ир-ат вафат

Татарстанда коронавирустан өч хатын-кыз һәм бер ир-ат вафат

https://tnv.ru

29 Март 2022, 09:36

3088

0

Татарстанда коронавирустан өч хатын-кыз һәм бер ир-ат вафат
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус нәтиҗәләренә бәйле тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле COVID-19 вирусыннан үчеләрнең гомуми саны 1 852гә җиткән.

Ковидның яңа корбаннары арасында 1928, 1950 һәм 1952 елларда туган өч хатын-кыз, шулай ук 1939 елгы ир-ат бар.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров