Онлайн трансляция

Свернуть

Коронавирустан яңа дару уйлап табылды

Коронавирустан яңа дару уйлап табылды

https://tnv.ru

29 Март 2022, 15:07

1774

0

Коронавирустан яңа дару уйлап табылды
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы "Лагеврио" молнупиравиры нигезендә коронавирусны дәвалау өчен яңа препаратны теркәде, дип хәбәр итә "РИА Новости".

Басма мәгълүматларына караганда, дару коронавирусны җиңел һәм уртача кичерүче өлкән кешеләргә каралган. Аны шулай ук,хастаханәдә дәвалану кирәк очракта, авыр узучы коронавирус вакытында да кабул итеп була.

Препарат капсула формасында чыгачак. Аны "ковид" диагнозы куелу яки авыру билгеләре барлыкка килгәч 5 көн эчендә кабул итә башларга кирәк. Тискәре йогынтысы да булырга мөмкин. Мәсәлән, баш әйләнү һәм баш авырту, диарея, күңел болгану, тимгелләнү һәм кычыту.

Исегезгә төшерзбез, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Федераль медик-биология агентлыгы белгечләре тарафыннан эшләнгән «Канвасэл» исемле коронавирус инфекциясенә каршы яңа вакцинаны теркәде.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров