Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда икенче көн рәттән 260 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда икенче көн рәттән 260 кеше коронавирус йоктырган

https://tnv.ru

06 Апрель 2022, 15:18

800

0

Татарстанда икенче көн рәттән 260 кеше коронавирус йоктырган
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы икенче көн рәттән коронавирус белән 260 йогышлану очрагын теркәгән. 95 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәваланачак

Исегезгә төшерәбез, пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми саны 1 890га җитте. Тәүлек эчендә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы биш үлем очрагын теркәгән.

Ковидның яңа корбаннары арасында 1931, 1940 һәм 1946 елларда туган өч хатын-кыз, шулай ук 1939 һәм 1940 елларда туган ике ир-ат бар.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар