Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан 252 кеше авырый башлаган

Татарстанда коронавирустан 252 кеше авырый башлаган

https://tnv.ru

13 Апрель 2022, 14:35

2018

0

Татарстанда коронавирустан 252 кеше авырый башлаган
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарланучылар саны 252гә кадәр кимегән. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 23 авыручыны хастаханәгә салганнар. COVID-19 йоктыручылар арасында 21 балигъ булмаган татарстанлы бар.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле COVID-19 вирусыннан 1 920 кеше үлгән. Узган тәүлектә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тагын алты үлем очрагын теркәгән.

Коронавирусның яңа корбаннары арасында 1924 һәм 1937 елларда туган ике хатын-кыз, шулай ук 1934, 1942, 1948 һәм 1956 елларда туган дүрт ир-ат та бар.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров