Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 73 кешене коронавирус белән хастаханәгә салганнар

Татарстанда 73 кешене коронавирус белән хастаханәгә салганнар

https://tnv.ru

12 Май 2022, 15:35

581

0

Соңгы тәүлектә коронавирус ачыкланган 189 кешенең 73е дәвалануны хастаханәдә дәвам итәчәк, калганнары - үз йортларында.

Татарстанда 73 кешене коронавирус белән хастаханәгә салганнар
Татарстанда тагын 73 кешене «коронавирус» диагнозы белән хастаханәгә салганнар. Соңгы 24 сәгать эчендә ТРда COVID-19 вирусы белән зарарлануның 189 очрагы теркәлгән. Калган авыручылар дәвалану үз йортларында узачак.

Стопкоронавирус.рф порталында бастырылган мәгълүматларга караганда, узган тәүлек эчендә Татарстанда бер генә пациент та һәлак булмаган. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле коронавирус йогышы 1 989 татарстанлының гомерен өзгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен 580 урын әзерләнгән. ТРда барлыгы 16 йогышлы авырулар өчен вакытлы госпиталь эшли.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров