Онлайн трансляция

Свернуть

Россиядә коронавирусның яңа төре барлыкка килде

Россиядә коронавирусның яңа төре барлыкка килде

https://tnv.ru

20 Июль 2022, 10:06

1397

0

Россиядә коронавирусның яңа төре барлыкка килде
Роспотребнадзор матбугат хезмәте Россиядә BA.2.75 дип аталган яңа коронавирус омикрон-штаммыны барлыкка килүен хәбәр итә. Яңа штамм «Кентавр» атамасын алган.

«Кентавр» инфекцияле пациентларда авыру кискен респиратор авыру рәвешендә җиңел формада уза. Хәзерге вакытта бер генә авыру да хастаханәгә эләкмәгән.

Роспотребнадзорда РФда коронавирус белән зарарлану очракларының артуы омикрон-штаммның яңа вариантлары таралуга бәйле, дип саныйлар. Исегезгә төшерәбез, Россиядә коронавирус авыруның артуы теркәлә.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров