Онлайн трансляция

Свернуть

20 июль Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә

20 июль Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә

https://tnv.ru

19 Июль 2022, 17:45

1246

0

20 июль Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә
Чәршәмбе, 20 июльдә, Татарстан җирлегендә кыска вакытлы яңгырлар, шулай ук яшенле яңгырлар көтелә. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Синоптиклар фаразларына караганда, Татарстанда төнлә һава температурасы +10..+15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +19..+24 градус.

Казанда төнлә +12..+14 градуска кадәр салкын була. Көндез һава +21..+23 градуска кадәр җылыначак.

Фото: krasivosti.pro

Комментарии 0

Аватар