Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын 55 кешене коронавирус белән хастаханәгә салганнар

Татарстанда тагын 55 кешене коронавирус белән хастаханәгә салганнар

https://tnv.ru

12 Август 2022, 11:54

707

0

Татарстанда тагын 55 кешене коронавирус белән хастаханәгә салганнар
Узган тәүлек эчендә Татарстанда «коронавирус» диагнозы белән 55 кешене хастаханәгә салганнар. 24 сәгать эчендә барлыгы 85 зарарлану очрагы расланган.

Соңгы тәүлек эчендә республикада бер үлем очрагы да теркәлмәгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан Татарстанда COVID-19 вирусы корбаннары саны 1 997дә саклана.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, коронавирус белән авыручылар саны арткан очракта, республикада битлек режимы кертеләчәк.

Фото: стопкоронавирус.рф

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров