Онлайн трансляция

Свернуть

10 сентябрьдән Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

10 сентябрьдән Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

https://tnv.ru

09 Сентябрь 2022, 14:22

1035

0

10 сентябрьдән Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый
10 сентябрьдән Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Сәүдә атна саен 6:00дән 12:00гә кадәр оештырыла. Товарларны арзан бәядән 15 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы катнаша. Сәүдә нокталарында җәмәгать тәртибен саклау һәм юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителәчәк, ә коронавирус таралуны булдырмау өчен шәһәр халкына социаль дистанцияне сакларга киңәш ителә.

Адресларны Казан мэриясе сайтында белә аласыз.

Фото: pixabay


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров