Онлайн трансляция

Свернуть

Язучы, драматург Әхәт Гаффар каберенә таш куелды

Язучы, драматург Әхәт Гаффар каберенә таш куелды

https://tnv.ru

09 Сентябрь 2022, 13:41

545

0

Язучы, драматург Әхәт Гаффар каберенә таш куелды
Язучы, атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарның каберенә таш куелды. Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) 2021 елның 1 гыйнварында вафат булды.

Бүген «Курган» зират комплексында язучының туганнары, укучылары, татар зыялылары җыелды.

Әхәт Гаффарның кызы Ләйлә Гаффарова үзе һәм сеңлесе Сөмбел исеменнән таш куярга ярдәм итүчеләргә һәм искә алырга килүчеләргә рәхмәтләрен белдерде, дип яза "Татар-информ".

«Шушы яңгырлы һава торышында күпме кеше килүе безне бик сөендерә, әтине дә сөендерәдер. Ул «Олы юлның тузаны» җырын бик ярата иде. Кабер ташына язылган дүртъюллык әтинеке. Чыннан да сагындыра узганы. Безнең барыбызның да яшиселәр алда әле. Президент аппаратына, килгән һәммә кешегә зур рәхмәт», – диде Ләйлә Гаффарова.

Фото: "Татар-информ"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров