Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын 900гә якын кешедә коронавирус теркәлгән

Татарстанда тагын 900гә якын кешедә коронавирус теркәлгән

https://tnv.ru

12 Сентябрь 2022, 15:38

325

0

Татарстанда тагын 900гә якын кешедә коронавирус теркәлгән
Узган тәүлектә Татарстанда 893 кеше коронавирус йоктырган. 54 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 458 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2003 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Искәртеп узабыз, август азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ковидка каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. Бу зарарлану очракларының артуы белән бәйле.

фото: pxhere.com




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров