https://tnv.ru
12 Сентябрь 2022, 14:58
1592
0

Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Бәриева ТНВ каналында чыгучы “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруының чираттагы кунагы булды.
Исегездә булса, Айгөл тапшыруның иң беренче кунагы иде. Ул вакытта Айгөл әтисе турында сөйләгән иде. Хәзер исә, вакытыннан алда китеп барган ире Линар турында аралаштык.
Айгөл сүзләренчә, ул бу тапшыруга шул ук хәлдә калган күп хатын-кызларга көч өстәргә килгән.
Җырчы ире белән танышу тарихын сөйләде. “Линар минем тормышыма кинәт килеп керде, кинәт кенә китеп тә барды”, - ди ул. “Өч көн эчендә таныштык. Бу танышу минем өчен кинәт кенә булды. Ул вакытта без әни белән икәү генә яши идек. Әнинең, әтине югалтканнан соң, сәламәтлеге начарайды, мин ике эштә эшләдем. Миңа очрашуларга йөрергә, егетләр турында уйларга вакыт калмады", - ди Айгөл.

Бүлешергә
Комментарии 0