Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 998гә арткан

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 998гә арткан

https://tnv.ru

16 Сентябрь 2022, 11:16

655

0

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 998гә арткан
Узган тәүлектә Татарстанда 998 кеше коронавирус йоктырган. 82 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 1573 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2003 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Искәртеп узабыз, август азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ковидка каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. Бу зарарлану очракларының артуы белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров