Онлайн трансляция

Свернуть

Гүзәлем: "Салават малай турында хыялланган иде, менә.."

Гүзәлем: "Салават малай турында хыялланган иде, менә.."

https://tnv.ru

28 Октябрь 2022, 10:32

2481

0

Гүзәлем: "Салават малай турында хыялланган иде, менә.."
Эстраданың танылган гаилә пары Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар ТНВ каналы Яңа елга төшерәчәк "Хәситә" мюзиклында төп рольләрне башкарачаклар.

"Безгә һәрвакыт "Сезгә кинода төшәргә кирәк", дип язалар. Бу көн килеп җитте, ТНВ безне төп рольләргә чакырды. Без Әминәнең әти-әнисен уйнаячакбыз. Улыбыз да булачак әле, Салават моның турында хыялланган иде, бераз әзерләнә дә торырбыз", - дип язган Гүзәлем.

Нигездә, кечкенә Әминә белән булган маҗаралар ята. Төп герой олылар дөньясында яшәргә өйрәнә, ләкин бу ансат кына түгел. Гаилә һәм дуслар булганда барысы да җиңелрәк тоелачак. Әминә Мортазина - "Балачак җыры" һәм "Яңа татар җыры" конкурслары җиңүчесе.

Биредә татар эстрадасы һәм театрының популяр артистлары - Айдар Галимов, Дания Нуруллина, Эльмира Кәлимуллина, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, Винарис Илъегет, Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗанов, Илгиз Хәсәншин һәм башкалар катнаша.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров