Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны йөздән кимеде

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны йөздән кимеде

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2022, 11:01

68

0

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны йөздән кимеде
Узган тәүлектә Татарстанда 97 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 21 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 124 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2005 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров