Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын бер кешенең гомере коронавирустан өзелгән

Татарстанда тагын бер кешенең гомере коронавирустан өзелгән

https://tnv.ru

14 Декабрь 2022, 11:53

590

0

Татарстанда тагын бер кешенең гомере коронавирустан өзелгән
Узган тәүлектә Татарстанда 98 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 26 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 117 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2008 кеше вафат булган. Узган тәүлектә бер үлем очрагы теркәлгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров