Онлайн трансляция

Свернуть

Узган тәүлектә 108 кешедә коронавирус ачыкланган

Узган тәүлектә 108 кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

16 Декабрь 2022, 11:19

510

0

Узган тәүлектә 108 кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 108 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 20 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 94 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2008 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров