Онлайн трансляция

Свернуть

Узган тәүлектә 138 кеше коронавирустан терелгән

Узган тәүлектә 138 кеше коронавирустан терелгән

https://tnv.ru

29 Декабрь 2022, 10:59

225

0

Узган тәүлектә 138 кеше коронавирустан терелгән
Узган тәүлектә Татарстанда 72 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 31 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 138 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2009 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров