Онлайн трансляция

Свернуть

Ел башыннан Татарстанда коронавирустан беренче үлем очрагы теркәлгән

Ел башыннан Татарстанда коронавирустан беренче үлем очрагы теркәлгән

https://tnv.ru

20 Январь 2023, 11:23

67

0

Ел башыннан Татарстанда коронавирустан беренче үлем очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Татарстанда 68 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 28 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 58 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2010 кеше вафат булган. Узган тәүлектә бер үлем очрагы теркәлгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров