Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта

https://tnv.ru

06 Март 2023, 11:06

80

0

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта
Узган тәүлектә Татарстанда 175 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 20 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә йогышлы авырудан 121 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2010 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: скриншот

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров